news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия – Мисыр матчын карамаган

РФ Президенты Россия җыелма командасының җиңүе турында Минскидан кайтышлый самолеттан төшүгә белгән.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин футбол буенча Дөнья чемпионатының 19 июньдә Санкт-Петербургта узган Россия-Мисыр матчын карамаган. Бу хакта Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песковка сылтама белән, РБК хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, РФ Президенты Россия җыелма командасының җиңүе турында Минскидан кайтышлый самолеттан төшүгә белгән.

  • Кичәге матчта Россия җыелма командасы өч гол, ә Мисыр командасы бер гол кертте.
  • Владимир Путин 19 июньдә Белоруссия башкаласына Союз дәүләтенең Югары Дәүләт Советында катнашу өчен барган. Моннан тыш, Владимир Путин Александр Лукашенко белән очрашып сөйләшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100