news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия мөселманнарын Рамазан ае тәмамлану белән котлады

Россия Президенты мөселман оешмаларының динара һәм милләтара диалогларны үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте.

Владимир Путин Россия мөселманнарын Рамазан ае тәмамлану белән котлады
архив kremlin.ru

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мөселман җәмәгатьчелеген изге Рамазан ае тәмамлану белән котлады.

Ураза бәйрәме дин тотучыларны исламның югары рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен, ата-бабаларыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен сакларга өнди, ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗ кешеләрне кайгыртуга чакыра, диелә Татарстан Республикасы Хөкүмәте адресына булган котлау телеграммасында.

Россия Президенты шулай ук мөселман оешмаларының динара һәм милләтара диалогларны үстерүгә, Россия халыклары берләшүенә керткән өлешен билгеләп үтте.

«Россия мөселман җәмгыяте алга таба да ил тормышында актив катнашыр, үзенең нәтиҗәле эшчәнлеге белән безнең бәһасез тарихи, мәдәни, рухи мирасны саклауга ярдәм итәр дип ышанам», – диелгән котлау текстында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100