Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады
“Россиянең мөселманнар берләшмәсе динара, милләтара диалог үсешенә, ил халыклары бердәмлегенә зур өлеш кертә”, - диелә котлауда
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
“Йөз еллар дәвамында әлеге бәйрәм иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган. Ул кешеләрне якынайтуга, җәмгыятьтә яхшылык, кече күңеллелек һәм бер-береңне хөрмәт итү кебек идеалларның раслануына хезмәт итә, исламның мәңгелек кыйммәтләренең тирәнлеген ача.
Россиянең мөселманнар берләшмәсе динара һәм милләтара диалог үсешенә, ил халыклары бердәмлегенә зур өлеш кертә. Алар хәйрия эшендә, гаиә кыйммәтләрен торгызуда, экстремизмга һәм түземсезлеккә каршы торуда актив катнаша.
Тагын бер кат сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм барлык яхшы башлангычларда уңышлар телим”, - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз