news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Россия коронавирус тудырган ситуациядән минималь югалтулар белән чыга

Дәүләт башлыгы Covid-19 пандемиясе белән бәйле куркыныч ил гражданнарын берләштерде, дип саный.

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе куркынычы ил гражданнарын берләштерде. Бу әлеге ситуациядән минималь югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирде. Икътисадның яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре белән очрашкан төрле тармак вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин шундый фикер белән уртаклашты.

«Бу, чыннан да, килеп туган ситуациядән безгә бик аз югалтулар белән чыгу мөмкинлеге бирде», — дип китерә Путин сүзләрен Кремль матбугат хезмәте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, икътисадның төрле тармакларында кертелә торган яңа алымнар нәтиҗәсендә Covid-19 белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү вакыты сизелерлек кимегән.

«Инде әйтеп үтелгәнчә, шәхси саклану чаралары, медицина җиһазлары, дарулар җитештерү күләме берничә тапкыр артты. Һәм бу статистика саннары, нәтиҗәлелекнең коры күрсәткечләре түгел. Бу — сакланган сәламәтлек һәм коткарылган кеше гомерләре» — дип искәртте Президент.

Ул «проблемалар җитәрлек һәм барысы да, бөтен җирдә дә бик яхшы түгел әле», — дип белдерде. Аның сүзләренчә, кыенлыкларны җиңү өчен уңай тәҗрибәне арттырырга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot