news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Россия һәм АСЕАН илләре хезмәттәшлегенең нәтиҗәләре күренеп тора

Бүген 35 ел эчендә Россия – АСЕАН партнерлыгына йомгак ясала. «Хезмәттәшлек нәтиҗәләре күренеп тора: мөнәсәбәтләрнең килешү-хокукый базасы, уртак механизмнар системасы булдырылган. Яңа хезмәттәшлек мәйданчыклары эше оештырылган», – диде Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларындагы пленар утырышта.

Ул Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре берләшмәсенең (АСЕАН) Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, тулаем дөньяда да абруе зур булуын билгеләп узды.

«Халыкара хокук нормаларына нигезләнгән һәм барлык якларның мәнфәгатьләрен исәпкә алган дәүләтара хезмәттәшлек системасы төзелеп, ул вакыт ягыннан да сыналды. Бу принциплар Россиянең АСЕАН белән мөнәсәбәтләре нигезендә ята, алар стратегик партнерлык характерына ия. Геосәяси тотрыксызлык шартларында алар Азия-Тын океан төбәгендә мөһим тотрыклы алшарт булып тора, баланслы куркынычсызлык архитектурасын булдыруга китерә, тигез хокуклы, үзара отышлы хезмәттәшлек оештыра», – диде Владимир Путин.

Ул бүгенге утырышта актуаль проблемалар буенча фикер алышу, 35 ел эчендә Россия – АСЕАН партнерлыгына йомгак ясау, алдагы максатларны, бурычларны билгеләү турында әйтте. «Фикер алышулар барышында төрле мәсьәләләр күтәрергә мөмкин», – диде.

Россия Президенты үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә иминлеккә янаган яңа каршылыкларга каршы көрәш, сәүдә һәм инвестиция, энергетика, авыл хуҗалыгы, фән һәм технологияләр, цифрлаштыру, туризм, гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек җайга салынуын билгеләп үтте.

Утырышта Филиппин Президенты Фердинанд Маркос катнаша. Владимир Путин аның быел ассоциациядә рәислек итүен искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot