news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия халкының керемнәре артуын билгеләп үткән

Чехия Президенты белән очрашуда Россия-Чехия багланышларының югары дәрәҗәдә хуплануы һәм үсүе дә җиткерелде.

(Казан, 14 май, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Кытайда Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты. Бүген исә ике ил лидеры Халыкара форум ачылышында катнашты, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Путин Земанны ихластан сәламләп, Россия-Чехия багланышларының бернинди авырлыкларга карамастан югары дәрәҗәдә хуплануын һәм үсүен җиткерә. Алдагы елларда түбәнәюе күзәтелгән икътисад өлкәсе ел башында товар әйләнеше үсешен 44 процентка җиткерә. Россия Президенты моның яхшы тенденция булуын һәм аны сакларга кирәклеген җиткерә.

Чехия лидеры Россиядән Чехиягә баручы туристлар саны артуын билгеләп үтә. Владимир Путин туристлар активлыгы үсүен Россия халкының кризис чорында төшкән керемнәре әкренләп үсеш алуы белән бәйләп аңлаткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot