news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия халкына 6,5 процентлы ипотека бирергә тәкъдим итте

Ипотека программасы «Комфорт» класслы торак сатып алуга исәпләнгән, акча алу өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Владимир Путин Россия халкына 6,5 процентлы ипотека бирергә тәкъдим итте
Рамил Гали

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Төзелеш тармагына ярдәм итү һәм Россия халкының торак шартларын яхшырту өчен илгә ташламалы ипотека программасы кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин төзелеш тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

«Гражданнарыбызга да, төзелеш тармагына да ярдәм итү өчен, махсус ташламалы ипотека программасын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Дәүләт ярдәме белән кешеләргә торак шартларын яхшырту мөмкинлеген бирергә кирәк. Мондый программа кысаларында төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр һәм Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 млн сумга кадәр яңа „Комфорт“ класслы торак сатып алуга еллык 6,5 процент белән ипотека алырга мөмкин булачак», — диде Путин.

Россия Президенты искәрткәнчә, гражданнар өчен ахыргы ставка 6,5 процент тәшкил итәчәк, бу дәрәҗәдән югары булганы дәүләттән субсидияләнәчәк. «Ташламалы түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына гамәлдә булачак. Мондый ипотека өчен 2020 елның 1 ноябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак», — диде Путин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100