news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады

Россия Президенты православие динендәге христианнарга, Раштуаны бәйрәм итүче барлык гражданнарга сәламәтлек һәм иминлек тели.

Владимир Путин Россия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады
kremlin.ru

(Казан, 7 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин православие динен тотучы христианнарны һәм барлык Россия халкын Раштуа бәйрәме белән котлады. Яшьләрне тәрбияләүдә һәм җәмгыятьнең рухи-әхлакый нигезен ныгытуда Рус православие чиркәвенең ролен билгеләп үтте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Православие динендәге христианнарга, Россиянең Раштуаны бәйрәм итүче барлык гражданнарына сәламәтлек һәм иминлек телим», — дип җиткерә дәүләт башлыгы котлавын матбугат хезмәте.

Президент сүзләренчә, «якты Раштуа көннәрендә бөтен дөньядагы миллионлаган кеше шатлык һәм күңел күтәренкелеге кичерә, буыннан буынга тапшырыла торган күпгасырлык традицияләрне исенә төшерә. Аларның йөрәкләре мәхәббәт, игелек һәм гаделлек тантанасына ышаныч белән тулган».


news_right_1
news_right_2
news_bot