Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Россия дөнья базарын бодай белән тәэмин итүчеләрнең иң зурысы
Россия тышкы базарда саткан авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе чама белән 24 млрд доллар булган.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Хәзерге вакытта Россия - дөнья базарын ашлык белән иң күп тәэмин итә торган ил. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Советлар Союзы һәрвакыт ашлык сатып алды. Без бөртеклеләрне иң күп сатып алучыларның берсе идек. Шуны да искәртеп үтәсем килә, хәзер Россия дөнья базарын бодай белән тәэмин итүчеләрнең иң зурысы. Без - беренче, АКШ һәм Канаданы уздык», - диде дәүләт башлыгы.
Россия ашлыкны бик күп җитештерә, бу илгә бодай сату буенча халыкара базарда беренче урынны алырга мөмкинлек бирә, дип өстәде Путин. «Авыл хуҗалыгы җитештерүе үсеше 46 процент. Бездә экспорт берничә мәртәбә артты. 2,6 тапкыр тирәсе», — диде ул.
Россия Президенты илнең тышкы базарда 24 млрд долларлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатканлыгын искәртте. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләрдән табыш керүнең төп чыганагы ашлык кына түгел, әлбәттә, шулай ук терлекчелектә дә - кош-корт, дуңгыз ите сату арткан», — дип йомгак ясады ул.
Дәүләт башлыгының унбишенче зур матбугат конференциясе Мәскәүдә уза. Быел бу чарага Россиянең төрле төбәкләреннән күпсанлы журналистлар җыелды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз