news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия БРИКСтагы рәислек эстафетасын Бразилиягә тапшырды

Владимир Путин: Россия БРИКСтагы рәислек эстафетасын Бразилиягә тапшырды
Фото: © Максим Богодвид, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Россия БРИКСтагы рәислек эстафетасын Бразилиягә тапшырды, димәк, киләсе елда БРИКС саммиты Бразилиядә үтәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казандагы БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча матбугат конференциясендә белдерде.

«Бразилия дусларыбызга барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез», – диде дәүләт башлыгы.

Путин сүзләренчә, бу берләшмә кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәнфәгатьләрендә БРИКС буенча барлык партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлек дәвам итәчәк.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100