news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия БРИКС рәислеге вазифасын башкаруга җаваплы карый

Россия Президенты Владимир Путин фикеренчә, Россия БРИКС рәислеге вазифасын башкаруга җаваплы. Бу хакта ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКСның XVI саммиты нәтиҗәләре буенча журналистлар белән матбугат очрашуында белдерде.

«БРИКС саммиты дөньяның сәяси календарендә мөһим вакыйгаларның берсе булды. Россия БРИКСны оештыру эшләренә җаваплы карады. Россиянең 13 шәһәрендә ике йөздән артык чара уздырылды», – диде Россия Президенты.

Аның әйтүенчә, аерым алганда, тармак министрларының күпсанлы очрашулары, төрле конференция, семинарлар, эшлекле форумнар узды һәм спорт уеннары зур уңыш белән узган.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100