Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин: Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре беркемгә дә каршы юнәлмәгән
Россия-Кытай мөнәсәбәтләре беркемгә дә каршы юнәлдерелмәгән – бу принципиаль әһәмияткә ия. Илләр халыкара мәйданчыкларда уңышлы хезмәттәшлек итә, гаделлек һәм күпполярлы дөнья принципларын яклый, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Кытай Республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүләр барышында.
Кичә Россия лидеры дәүләт сәфәре белән Кытайга килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.
«Безнең дөнья эшләрендә хезмәттәшлек итүебез бүген халыкара аренада төп тотрыкландыручы факторларның берсе булып тора. Без бергәләп күпполяр чынбарлыкны чагылдырган һәм халыкара хокукларга нигезләнгән гаделлек һәм демократик дөнья тәртибе принципларын яклыйбыз», - дип белдерә Путин. Аның чыгышыннан өзек Кремльнең телеграм-каналында чыкты.
Мәскәү һәм Пекин Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН), БРИКС, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) һәм Егермелек төркеме (Группа двадцати) кебек мәйданчыкларда уңышлы хезмәттәшлек итә.
Владимир Путин шулай ук «Евразия киңлегендә интеграция процессларын алга таба гармонияләштерергә» теләүләрен белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз