Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Россия башка илләр белән сәүдә иткәндә юань файдалану яклы
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия партнерлары, шул исәптән Азия, Африка һәм Латин Америкасы илләре белән сәүдә иткәндә, Кытай юане белән исәп-хисап ясау үсешен хуплый. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин киңәйтелгән составта Россия-Кытай сөйләшүләре вакытында әйтте.
Путин сүзләренчә, Кытай белән Россия арасында товар әйләнешенең өчтән ике өлеше рубль һәм юань белән гамәлгә ашырыла, ул бу тәҗрибәне киңәйтергә чакырды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Без Россия белән Азия, Африка, Латин Америкасы илләре арасында исәп-хисапларда Кытай юанен куллану яклы. Россия партнерлары һәм аларның өченче илләрдәге хезмәттәшләре арасында юань белән исәп-хисап ясауның бу формалары үсеш алачак дип ышанам», - диде Президент. Шулай ук ул Россия белән Кытайның товар әйләнеше бер елда 30 проценттан артыграк күләмдә артуын да әйтте.
Искәртик, Путин Кытай Халык Республикасының рәисе Си Цзиньпин белән илләр делегацияләре катнашында киңәйтелгән сөйләшүләр башлады. Сөйләшүләргә Россия вице-премьерлары, икътисад блогы министрлары, «Росатом» һәм «Роснефть» корпорацияләре башлыклары Алексей Лихачев һәм Игорь Сечин кушылды. Шул исәптән, дәүләтләрнең энергетика хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында да фикер алышалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз