news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Россия авиатөркемен Сириядә урнаштыру турында законны имзалаган

8 октябрьдә бу килешү Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, 12 октябрьдә аны Федерация советы хуплаган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия авиатөркемен Сириядә урнаштыруны ратификацияләү турында закон имзалаган. "Россия авиация төркеме Сирия Гарәп Республикасы территориясендә Сирия ягы үтенече буенча һәм Хмеймим (Латакия провинциясе) аэродромына урнаштырылган. Ике ил килешүе буенча аэродром территориясеннән һәм инфраструктурасыннан Россиягә ягына бушлай кулланырга рөхсәт ителә", - диелгән документ текстында. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

8 октябрьдә бу килешү Дәүләт Думасы тарафыннан расланган, 12 октябрьдә килешүне Федерация советы хуплаган. Килешү төркем составын һәм структурасын, аны урнаштыру шартлары һәм функцияләре, Сирия территориясендә РФ кораллы көчләре авиация төркемен куллану мәсьәләләрен җайга салучы халыкара-хокукый нигезләр урнаштыра дип ачыклык керткән РФ Гражданнар оборонасы эшләре министры урынбасары Николай Панков.

Бүгенге Россия тарихында киңкүләмле хәрби кампанияләррнең берсе - Сириядәге операция 2015 елның 30 сентябрендә башланды. Аның максаты Россиядә тыелган "Ислам дәүләте" боевикларын юк итү һәм Сирия Президенты Башар Асадның тарафдарлары һәм дошманнары арасындагы кризисны сәяси җайга салуга күчү иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100