news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия атом-төш триадасын үстерүне дәвам итәчәк

Россия стратегик тыю гаранты буларак чыгыш ясый торган атом-төш триадасын үстерүне дәвам итәчәк. РФ Президенты Владимир Путин Кремльдә хәрби югары уку йортларын тәмамлаучылар белән очрашуда шулай дип белдерде. Чараның трансляциясе Кремльнең телеграм-каналында узды.

«Безнең планда – стратегик тыю һәм дөньяда көчләр балансы гарантиясе буларак атом-төш триадасын алга таба үстерү. Һичшиксез, гаскәрләрнең төрләре һәм кораллы көчләрнең барлык төрләренең хәрби мөмкинлекләрен күтәрәчәкбез, потенциалын ныгытачакбыз, безнең конструкторлар, инженерлар, эшчеләрнең горурлыгы булган өр-яңа комплексларны (алар үз сыйфатларын, чыннан да уникаль характеристикаларын раслады) сугышчан кизүгә куячакбыз», - диде дәүләт башлыгы.

Президент шулай ук махсус хәрби операция зонасына пилотсыз очу аппаратлары, бронетехника һ.б. заманча коралларны җибәрүне арттыру турында да әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100