Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Россия АСЕАН илләренә экспорт күләмен арттыруны тәкъдим итә
Россия АСЕАН илләренә югары өстәмә кыйммәтле продукция экспорты күләмен арттыруны тәкъдим итә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты пленар утырышыннан соң журналистлар белән очрашуда әйтте.
Ул саммит барышында күптөрле идеяләр, икътисади өлкәдә партнерлыкны ныгытуга кагылышлы тәкъдимнәр яңгыраганын искәртте. «Үзара сәүдә әйләнешен яхшырту буенча фикер алышулар булды. Моның өчен коммерция килешүләре буенча исәп-хисапта милли валютага күчү мөһим. Сәүдә өлкәсендә каршылыкларны бетерү, административ процедураны гадиләштерү әһәмияткә ия. Барлык илләрнең моның өчен яхшы мөмкинлекләре бар», – дип белдерде Владимир Путин.
Аның сүзләренчә, Россия АСЕАН илләренә югары өстәмә кыйммәтле продукция экспорты күләмен арттыруны тәкъдим итә, шул исәптән дару препаратлары, ашламаларны кертеп. «Азия илләрендә ихтыяҗ булган азык-төлек һәм энергия чыганаклары белән тәэминатны арттыру да күздә тотыла», – диде Илбашы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз