news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Россия Африка илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым әһәмият бирә

Россия Африка кыйтгасы илләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым әһәмият бирә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Казан Кремлендә Көньяк Африка республикасы лидеры Сирил Рамафоса белән очрашуда белдерде. Очрашу дөнья лидерлары килгән БРИКС саммитының беренче көнендә узды.

«Ике яклы мөнәсәбәтләргә килгәндә, алар барысын да үз эченә алган стратегик партнерлык, тигез хокуклылык һәм үзара хөрмәт принципларына нигезләнә. Сәяси багланышлар үсә, безнең тышкы сәясәт ведомстволары, куркынычсызлык советлары актив элемтәдә тора, парламентара өлкәдә хезмәттәшлек җайга салынган», - дип билгеләде Владимир Путин.

Аның әйтүенчә, сәүдә-икътисади элемтәләр яхшы дәрәҗәдә: бераз кимеп торганнан соң, товар әйләнеше яңадан үсә башлаган.

«Быелның гыйнвар-август айларында үсеш 3 процент тәшкил иткән. Бергәләп Петербург саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән уртак документлар, декларацияләрне һәм 2026 елга кадәр билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез. Сезнең тышкы сәясәт ведомство вәкилләрен 9-10 ноябрьдә Сочида «Россия – Африка» беренче министрлык конференциясендә көтәбез. Сезне тагын бер кат Казанда сәламлисем килә. Рәхим итегез», - дип йомгаклады Россия Президенты.

  • БРИКС берләшмәсе 2006 елда нигезләнде. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100