news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рифкать Миңнехановны Александр Невский ордены белән бүләкләде

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов Александр Невский ордены белән бүләкләнде. РФ Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Документта әйтелгәнчә, Миңнеханов әлеге югары бүләккә «хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте» өчен лаек булган.

Ул «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесен – 2016, ә ТР Фәннәр академиясен 2023 елдан җитәкли.

news_right_1
news_right_2
news_bot