Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин РФ эчке эшләр органнарының шәхси составын һәм ветераннарны бәйрәм белән котлаган
Ул аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләгән
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин РФ эчке эшләр органнарының шәхси составын һәм ветераннарны бәйрәм белән котлаган һәм аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләгән. Котлау телеграммасы Кремль сайтында урнаштырылган.
Анда, аерым алганда, бу бәйрәмнең илдә зурлап билгеләп үтелүе әйтелгән. "Без ведомствоның ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез, аларның батырлыгы, ныклыгы, бурычларына тугрылыгы өчен баш иябез. Шулай ук алдагы буыннарның данлыклы традицияләрен саклаучыларны, намуслы рәвештә, кайчагында үзләренең тормышларын куркыныч астына куеп Ватанга һәм халкына хезмәт итүчеләрне зурлыйбыз", - диелгән РФ Президенты котлавында.
"Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә һәрчак аерым таләпләр куела. Нәкъ менә сезгә кешеләрнең тыныч тормышын һәм иминлеген саклау, закон һәм хокук тәртибен бозуга каршы көрәшү ышанып тапшырылган. Бу бик авыр һәм югары дәрәҗәдә җаваплы бурыч, ул профессионализм һәм компетентлык таләп итә", - дип өстәгән Путин үзенең котлавында.
Президент РФ эчке эшләр органнары хезмәткәрләре алга таба да үз алларына куелган бурычларны нәтиҗәле хәл итәр, законлы хокукларны һәм гражданнар мәнфәгатьләрен саклауда нык торыр, "мундир намусы"н саклар дип ышана, диелгән Кремль сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз