news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Рәхимов Россия тарихының борылыш этабында тотрыклыландыручы роль башкарды

Башкортстанның беренче Президенты РФ субъекты сыйфатында республика үсешенә зур өлеш кертте. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хабиров белән очрашуда белдерде.

«[Мортаза Рәхимов] республика үсешенә, аның яңа сыйфатында — Россия Федерациясе субъекты сыйфатында зур өлеш кертте, төгәл үлчәнгән милли сәясәт алып барды, Россиянең бөтен тормышында практик, реаль яктан катнашты», — дип китерә ТАСС аның сүзләрен.

Ул Рәхимовның «Россия тарихының борылыш этабында бик мөһим, тотрыкландыргыч роль башкаруын» билгеләп үтте һәм аның белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәттә булуын өстәп әйтте.

Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты бүген Уфага килде, анда республиканың беренче лидеры белән хушлашу мәрасиме узды. Сәясәтче белән хушлашырга шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.

  • Мортаза Рәхимов озак авырудан соң 11 гыйнварда вафат булды. Аңа 88 яшь иде.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100