news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Равил Кузюровны «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләде

II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров билгеләп үтелгән. Ул «башкарылган хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен» бүләкләнә.

Моннан тыш, шундый ук медальгә, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» Татарстан Республикасының баш казые Җәлил Фазлыев лаек булды. Ул да «башкарылган хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше» өчен билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин шундый күрсәтмә имзалады, документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Моннан тыш, «Казан моторлар төзү производство берләшмәсе» акционерлык җәмгыяте токаре Николай Герасимовка «РФ атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

Казанда хезмәт куючы эшче «машина төзелеше өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен» мактаулы исемгә лаек булды, диелә указда.

news_right_1
news_right_2
news_bot