news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләште

Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефоннан сөйләште. Әңгәмә Казанда узган БРИКС саммитында лидерлар үткәргән сөйләшүләрнең дәвамы булды. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыклары ике яклы хезмәттәшлек, шул исәптән сәүдә-икътисади элемтәләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле кайбер мәсьәләләрне кузгатты. Профиль ведомстволар дәрәҗәсендә элемтәләр җайга салынды.

Моннан тыш, Путин һәм Эрдоган кайбер халыкара темалар хакында да фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot