news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Рәҗәп Эрдоганны туган көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганны туган көне белән котлады. Котлау телеграммасы һәм дәүләтләр лидерларының телефон сөйләшүе Кремль матбугат хезмәтендә чыкты.

«Сез ватандашлар арасында һәм чит илләрдә хаклы рәвештә югары абруйга ия. Бу авыр вакытта, шундый критик вазгыятьтә, Төркия җир тетрәүләрнең фаҗигале нәтиҗәләрен җиңеп чыга, дәүләт эшлеклесенең һәм кешенең иң яхшы сыйфатлары, кыюлыгы, кирәкле карарларны кабул итә белүе тулысынча күренә», диелгән котлауда.

Путин билгеләп үткәнчә, Россия Эрдоганның ике илнең мөнәсәбәтләре һәм конструктив хезмәттәшлеге үсешенә керткән өлешен бәяли, һәм уртак проектлар өстендә алга таба эшләүгә, төбәк һәм глобаль көн тәртибендәге мәсьәләләрне үзара файдалы хәл итүгә өмет итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100