news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады

Россия Президенты Татарстан лидерына уңышлар теләде.

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановны Россия көне белән котлады. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезне Россия көне белән тәбрик итәм. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең фидакарь хезмәте, ихтыяр көче, таланты белән бөек держава төзегән, аның мәдәни, рухи потенциалын арттырган, дошманнардан саклаган. Әлеге патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә. Ватаныбыз һәм аның лаеклы киләчәге хакына куйган максатларга ирешергә ярдәм итә», - диелә Владимир Путинның котлау телеграммасында.

Россия Президенты Татарстан лидерына уңышлар теләде.

Татарстан Президенты шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның котлавын да кабул итте. Россия Премьер-министры уртак хезмәт, максатка омтылыш һәм җаваплылык алдагы планнарны гамәлә ашырырга һәм уңышка ирешергә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. РФ Федераль Җыены Федерация Советы Валентина Матвиенконың ТР Президентына мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, 12 июнь — ил тарихындагы аерым бер дата, ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100