news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин «Россия энергетика атналыгы» форумында катнаша

РФ Президенты Владимир Путин киләсе атнада «Россия энергетика атналыгы» форумында катнаша. Бу хакта «Россия-1» телеканалы хәбәр итә.

Моннан тыш, киләсе атнада дәүләт башлыгы РФ Иминлек Советы белән киңәшмә һәм берничә халыкара сөйләшү уздырачак. Октябрьгә планлаштырылган Путин катнашындагы Россия-Гарәп саммиты АКШ Президенты Дональд Трампның Газада тынычлык урнаштыру планын гамәлгә ашыруы аркасында башка вакытка күчерелде.

«Россия энергетика атналыгы» халыкара форумы — дөньякүләм ягулык-энергетика комплексы үсеше тенденцияләре турында фикер алышу өчен Россиядә халыкара дәрәҗәдәге дискуссия мәйданчыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot