news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин, Президент сайлауларында катнашу турында сөйләшү иртәрәк, дип белдергән

Владимир Путин Халыкара форум нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап биргән.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Россия башлыгы Владимир Путин,  Кытайда узган Халыкара форум нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә, 2018 елда Президент сайлауларында аның катнашу мөмкинлеге турында сөйләшү иртәрәк, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Исегездә булса, ярты ел элек Россия Федерациясе Президентына сайлауларда катнашу-катнашмавы турында сорагач, Владимир Путин җавап бирү өчен берникадәр вакыт узу кирәк, дигән иде. Шуңа да матбугат вәкилләре бүген, әлеге вакыт җитмәдеме әле, дип кызыксынып сораган.

news_right_1
news_right_2
news_bot