news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашучы делегация башлыкларын сәламләде

Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашучы делегация башлыкларын сәламләде
Кремль матбугат хезмәте видеосыннан стоп-кадр

Россия Президенты Владимир Путин мөнәсәбәтләр урнаштыруга 35 ел тулуга багышланган Россия – АСЕАН саммитының хуҗасы хокукында Казанга килгән барлык делегацияләрнең башлыкларын шәхсән үзе каршы алды. Кайбер катнашучылар саммитка хәләл җефетләре белән бергә килде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Сәламләү тантанасы Президент исеменнән кабул итү чарасы алдыннан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында узды.

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) 1967 елда төзелгән һәм унбер даими катнашучы илне үз эченә ала: Бруней, Көнчыгыш Тимор (2025 елның октябреннән), Вьетнам, Индонезия, Камбоджа, Лаос, Малайзия, Мьянма, Филиппин, Сингапур һәм Таиланд. Папуа - Яңа Гвинея махсус күзәтүче статусына ия.

Видео: max.ru/news_kremlin

news_right_1
news_right_2
news_bot