news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: Пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк

2024 елга пенсияләр уртача 3 меңгә — 17 481 сумнан 20 меңгә кадәр артыр дип планлаштырыла.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең пенсияләре инфляция дәрәҗәсеннән югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин еллык матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Россия Перзиденты Владимир Путин Министрлар кабинетының пенсияләрне индексацияләүгә кагылышлы вәгъдәләрне үтәргә тиешлеген ассызыклады.

«Россия Федерациясе хөкүмәте узган елларда вәгъдә ителгәнне үтәү өчен барысын да эшләргә тиеш. Моңа кадәр без аны эшләп килә идек. Быел да эшләрбез», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, үзгәрешләр көч структураларында эшләүчеләргә дә кагылачак. Хокук саклау органнары һәм көч структурасы хезмәткәрләренең керемнәре тигезләнәчәк.

Ел саен пенсияләрне индексацияләү турындагы закон 2018 ел белән билгеләнә. 2024 елга пенсияләр уртача 3 меңгә — 17 481 сумнан 20 меңгә кадәр артыр дип планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot