news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: “Пенсия реформасын гамәлгә ашыру өчен без баштан югарырак сикерергә тиеш”
РФ Премьер–министры Россия пенсия форумында катнашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар–информ”). РФ Премьер–министры Владимир Путин Россиядә пенсия системасын реформалаштыруны гаять катлаулы бурыч дип атады, әмма дәүләтнең “баштан югарырак сикерә алачагына” ышаныч белдерде.
“Безнең уй–ниятләр, беренче карашка, гамәлгә ашмас бурыч кебек тоела. “Баштан югарырак сикерә алмыйсың” дигән мәкаль бар. Әмма яхшы спортчылар 2,40 метр һәм анда да биеккәрәк сикерә бит. Без дә шуны ук эшләргә тиешбез һәм без аны эшләячәкбез”, – диде Премьер кичә Мәскәүдә Россия пенсия форумында ясаган чыгышында.
В.Путин билгеләп үткәнчә, “тулаем пенсия системасын җайга салырга, җыелган акчаны салым хезмәтеннән пенсия хезмәтенә тоткарлыксыз тапшырырга, үзәк һәм төбәкләр арасында мөнәсәбәтләр булдырырга кирәк”.
Аның сүзләренә караганда, бер үк вакытта пенсия тупланмаларын икътисади үсеш өчен куллану зарур. “Бу дөрес әйбер, ул бөтен дөньяда кулланыла, нәтиҗәсе дә бар, әмма әлеге инвестицияләр ышанычлы төстә сакланырга һәм процесста катнашучыларның барысы өчен дә файдалы булырга тиеш”, – дип ассызыклады В.Путин.
В.Путин 2007 ел белән чагыштырганда пенсиянең бүгенге көндә 2,5 тапкыр артуын искәртте. Ул шулай ук 2010 елда пенсия үсеше 2009 елга карата 46 процент чамасы тәшкил итәчәк, дип ассызыклады.
“Пенсия түләүләрен тиешле дәрәҗәдә башкарырга кирәк”, – диде Премьер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2