Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум акча түләргә тәкъдим итте
Россия Президенты әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.
(Казан, 22 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре белән очрашуда пенсионерлар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләргә тәкъдим итте.
Ул билгеләп үткәнчә, пенсиягә билгеләнгән өстәмәне инфляция «ашый» һәм ул гына җитәрлек түгел. Аның сүзләренчә, Хөкүмәттә пенсияне ел саен 1 мең сумга күтәрү инфляцияне узып китәр дип өметләнсәләр дә, бүгенге көндә аның күләме фаразланганнан югарырак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Думада тиешле фракция формалаштырганнан соң „Бердәм Россия“ партиясенең бу мәсьәләгә игътибар итүен сорар идем. Һәм быел пенсионерларга өстәмә рәвештә 10 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итәм», — дип сүзен төгәлләде Россия лидеры.
Ул әлеге чараның барлык категорияләргә караган пенсионерларга да кагылырга тиешлеген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз