news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин патриотик тәрбия бирү программасын әзерләүне тизләтергә кушты

Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин «Җиңү» оештыру комитетының 41нче утырышын үткәрде.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин профильле министрлыкларга патриотик тәрбия буенча яңа программа әзерләү эшен озакка сузмаска кушты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Яңа документны әзерләү эшен сузмавыгызны сорыйм», — диде ул «Җиңү» оештыру комитеты утырышында.

Дәүләт башлыгы патриотик тәрбия программасы «тикшерелгән база кыйммәтләрен» ныгытырга тиеш, дип өстәде.


news_right_1
news_right_2
news_bot