news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Пасха килешүе игълан итте

Владимир Путин Пасха килешүе игълан итте
Фото: © kremlin.ru

Ил Президенты Владимир Путин Пасха килешүен игълан итте. Бу хакта Кремльдә хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

Ул бүген 18 сәгатьтән гамәлгә керә. Дәүләт башлыгы Пасха килешүе чорына барлык хәрби гамәлләрне туктатырга боерык бирде.

Пасха килешүе якшәмбедән дүшәмбегә каршы төнгә, 00.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Россиянең Кораллы Көчләре дошман ягыннан килешү һәм провокацияләрне бозу мөмкинлеген кире кагарга әзер булырга тиеш, дип ачыклык кертте Президент.

Ул Украина кораллы көчләре Россия үрнәгенә иярер дигән өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100