news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Парижга барудан баш тарткан

Элегрәк Олланд Россия лидеры белән очрашуның кирәк булуына шикләнүен белдергән иде.

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Сириядәге вазгыять буенча гына фикер алышырга теләмәве аркасында Франциянең башкаласы Парижга бармаска булган, анда 19 октябрьдә Франсуа Олланд белән очрашу булырга тиеш иде. Бу хакта «Рейтер» агентлыгы Франциядәге чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча Парижда ике дәүләт лидерлары очрашуында бары тик Сириядәге вазгыять буенча гына фикер алышу булачак, башка проблемалар кузгатылмаячак дип белдергәннәр. Мәскәүдә бу хакта белгәч сәфәрне кичектерергә булганнар.

Россия Президенты Франция лидеры белән очрашудан тыш, Россия мәдәни үзәге тантаналы ачылышында катнашырга һәм Россия сәнгате күргәзмәсендә булырга тиеш иде дип яза Slon.ru.

Кичә, 10 октябрьдә Олланд Россия лидеры белән очрашуның кирәк булуына шикләнүен белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot