Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин ОСАГО буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү турындагы канунга кул куйды
Аның нигезендә бәхәсләрне судка кадәр хәл итү карары буенча комиссия иминият компанияләре арасындагы яңа бәхәсләрне карый алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) буенча бәхәсләрне судка кадәр хәл итү турында канун имзаланган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Аның нигезендә, Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерүдә бәхәсләрне судка кадәр хәл итү карары буенча комиссия иминият компанияләре арасындагы яңа бәхәсләрне карый алачак. Тиешле документ хокук мәгълүматат рәсми сайтында басылып чыккан. Ул бастырылган көненнән соң 30 көн узгач гамәлгә керәчәк.
Әлеге документ нигезендә, Россия автоиминиятләштерүчеләр союзы тарафыннан төзелгән комиссия һәм чыгымнарны кайтару буенча җаваплы як, бәхәсләрне иминиятләштерүчедән гариза кергәннән соң 20 эш көне эчендә караячак. Соңгылары комиссия карары белән ризалашмаса, бәхәс, элеккечә, арбитраж судка озатыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз