Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин «Орешник» ракета системасының серияле җитештерелүен игълан итте
«Орешник» уртача ераклыкка ата торган ракета системаларын серияле җитештерү турындагы карар кабул ителгән, бу эш башланган инде, сынаулар алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин илнең Саклану министрлыгы җитәкчелеге, оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре һәм ракета коралларын эшләүчеләр белән эшлекле киңәшмәдә белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Серияле җитештерүне җайга салырга кирәк. Бу системаны серияле җитештерү турында карар кабул ителгән дип саныйбыз. Әйе, дөресен әйткәндә, ул оештырылган диярлек», — диде ул.
Шул ук вакытта Путин «Орешник» коралын эшләп чыгаручыларны уңышлы сынаулар белән котлады һәм Россиядә кулланырга әзер ракеталар запасы бар дип ышандырды.
Дәүләт башлыгы шулай ук «Орешник» — иске системаларны модернизацияләү түгел, ә заманча яңа эшләнмә, дип өстәде. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта шундый ук системалар дөньяда беркемдә дә юк, ә «Орешникны» хәзер ракетага каршы оборона чаралары ярдәмендә тотып алып булмый.
Путин ышануынча, «Орешник»ны куллану нәтиҗәләре стратегик билгеләнештәге корал куллану нәтиҗәләре белән чагыштырырлык, әмма комплекс андыйлар рәтенә керми. Димәк, ул стратегик билгеләнештәге Ракета гаскәрләре коралларына керәчәк.
Россия Президенты аерым искәрткәнчә, параллель рәвештә уртача һәм кимрәк ераклыкка ата торган тагын берничә система эшләнә, алар шулай ук серияле җитештереләчәк. Ул «Орешник»ны эшләп чыгаручыларга дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә вәгъдә бирде.
Кичә Владимир Путин гражданнарга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 19 һәм 21 ноябрьдә Украина Кораллы көчләре Россия территорияләрендә Көнбатышның еракка ата торган сугыш коралын кулланган — Брянск һәм Курск өлкәләрендәге хәрби объектлар һөҗүмгә дучар булган. Моңа җавап итеп Россия гаскәрләре Днепропетровск сәнәгать объектына катнаш һөҗүм ясады.
Моның өчен беренче тапкыр «Орешник» исеме алган яңа ракета системасы кулланылды. Россия лидеры «Орешник»ны алга таба куллану очрагында Россия Украинаның тыныч халкын һәм аның территориясендәге дустанә илләрнең гражданнарын алдан ук кисәтәчәк, дип ачыклык кертте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз