Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин оппозициянең “бишенче колонна”дан нәрсәсе белән аерылуы турында сорауга җавап бирде
Журналистлар дәүләт башлыгыннан, “бишенче колонна” терминының җәмгыятьтә таркалуны көчәйтүе өчен җаваплылык тоймыйсызмы, дип сорадылар
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Россия Президенты Владимир Путин аныңча оппозициянең “бишенче колонна”дан нәрсә белән аерылуы турында матбугат конференциясендә аңлатма бирде.
Журналистлар дәүләт башлыгыннан, аның “бишенче колонна” терминының җәмгыятьтә таркалуны көчәйтүе өчен җаваплылык тоймыйсызмы, дип сорадылар.
“Бернинди җаваплылык та тоймыйм һәм минем барлык гамәлләрем җәмгыятьне таркатуга түгел, ә берләштерүгә юнәлдерелгән. Әгәр шулай килеп чыккан икән, үз чыгышларымда мин саграк булырга тиеш, мин бу хакта уйлаячакмын, әмма барысын да гел лакларга-шомартырга да ярамый. Аерма бик аз, оппозиция кайда тәмамлануы һәм “бишенче колонна” кайда башлануы турында фәнни билгеләмә бирү авыр”, - диде Путин.
“Оппозиционерлар белән “бишенче колонна” арасында эчке аерма бар, аны тыштан күрү бик кыен. Оппозиционер ул кырыс һәм ил мәнфәгатьләре өчен ахырга кадәр көрәшә, ә “бишенче колонна” – ул башка дәүләт мәнфәгатьләреннән чыгып йөкләнгәнне башкара”, - дип үз фикерен белдерде Россия Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз