news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Онлайн белем бирү укытучы белән шәхси аралашуны алыштыра алмый

Россия Президенты дистанцион белем бирү белән класста укытуны бергә оештыруны иң яхшы формат дип атады.

Владимир Путин: Онлайн белем бирү укытучы белән шәхси аралашуны алыштыра алмый
Владимир Васильев

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Укытуда онлайн-формат укучылар белән укытучының шәхси аралашуын алыштыра алмый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин бүген туры элемтә вакытында сөйләде.

«Әлбәттә, онлайн-формат студент, укучылар һәм укытучы арасында турыдан-туры элемтәне беркайчан да алыштыра алмый. Шуңа да карамастан, мәктәптә дә, югары мәктәптә дә онлайн белем бирү системасы кулланылачак, үсәчәк» — дип искәртте Путин

Президент онлайн белем бирү өстенлеге итеп, укучыларга дөньякүләм фән эшлеклеләре һәм югары класслы белгечләрдән белем алу мөмкинлеге булуын әйтте. Әмма иң яхшы нәтиҗәне дистанцион белем бирү белән класста укытуны бергә оештыру тәэмин итә.

«Һәрвакытта да югары класслы белгеч күп урыннарда, уку йортларында яки, гомумән, бер кайда да катнаша алмый, ул үзенең тикшеренү эше белән мәшгуль. Ә онлайн системада бу мөмкин. Һәм моны кулланырга кирәк. Бу инде бөтен илдә танылган Сочидагы „Сириус“ та гына түгел, ә күп кенә уку үзәкләрендә, югары уку йортларында, мәктәпләрдә дә кулланыла», — дип өстәде Президент.

Элегрәк «Татар-информ» 2021 елга Россиянең барлык мәктәпләре югары тизлекле интернетка керү мөмкинлеге алачак, дип хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100