news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин өч татарстанлыга мактаулы исемнәр тапшырды

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру турындагы указны имзалады, билгеләп үтелгән гражданнар арасында Татарстаннан да өч кеше бар. Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Әйтик, С.Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе (Әтнә районы) укытучысы Саимә Сабировага мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык фидакяр хезмәте өчен Россия Федерациясенең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.

Шулай ук Казан компрессорлар төзү заводының ике хезмәткәре – ротор һәм вал үткәргечләр динамикасы буенча белгеч Владимир Лосев һәм фрезерчы Рафаил Хәбибуллин «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Машина төзелеше өлкәсендә һәм күпьеллык фидакяр хезмәте өчен», - диелә документта.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Путинның Татарстан педагоглары, нефтьчеләре һәм геологларына мактаулы исемнәр тапшыруы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100