news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин нефть һәм газ тармагындагы төп бурычларны атады

Президент котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, нефть һәм газ тармагы – Россия икътисадындагы төр секторларның берсе.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин нефть һәм газ тармагында эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр итә Кремль сайты.
 
Президент котлау телеграммасында билгеләп үткәнчә, нефть һәм газ тармагы – Россия икътисадындагы төр секторларның берсе. «Аның казанышлары артында геологлар, төзүчеләр, бораулаучылар һәм башка белгечләрнең киеренке, чын мәгънәсендә героик хезмәте ята», – диелә котлауда.
 
Дәүләт башлыгы шулай ук тармак алдында торган төп бурычларны атады. Алар арасында инновацион технологияләрне системалы рәвештә гамәлгә кертү, сату базарларын  диверсификацияләү һәм башка эшләр бар.
 
 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot