news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Президенты Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде

Россия Президенты Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасының Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановны Дуслык ордены белән бүләкләде. Шул хактагы указ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

«Хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен», - диелә указда.

Рәис Миңнеханов Татарстанның Саба районын 2006 елдан бирле җитәкли. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. Моннан тыш, Миңнеханов «Бөтенроссия халык санын алу» (2002) медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, «Шәфкатьлелек» алтын медале, икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot