news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Бруней солтаны белән очрашты

Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Бруней солтаны белән очрашты
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Россия – АСЕАН саммиты кысаларында Бруней солтаны Хассанал Болкиах белән очрашты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшүләр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узды.

Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, быел 1 октябрьдә ике дәүләт арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

«Узган елларда безнең дәүләтара элемтәләр дуслык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек нигезендә тотрыклы рәвештә үсте һәм хәзер алар югары дәрәҗәдә», - диде Путин.

Ул искәртеп үткәнчә, илләр арасындагы товар әйләнеше уңай динамика күрсәтә һәм 1 миллиард билгесенә якынлашты.

«Ягулык-энергетика һәм башка тармаклардагы хезмәттәшлекне үстерү буенча системалы эш алып барырга мөмкинлек бирә торган ике яклы Хөкүмәтара комиссия булдыру турында да уйларга мөмкин», – диде Россия лидеры.

«Туризм һәм гуманитар алмашу өлкәсендә зур потенциал бар», - дип өстәде РФ Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot