Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин Мостай Кәримне Россиянең мәшһүр шагыйре дип атады
XX-XXI йөзнең 57 телдә язучы 229 шагыйрен үз эченә алган «Россия халыкларының бүгенге заман әдәбияты антологиясе» «Ел китабы» дип билгеләнде.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). «Россия халыкларының бүгенге заман әдәбияты антологиясе»нә кереш сүзендә ил Президенты Владимир Путин Мостай Кәримне Россиянең мәшһүр шагыйре дип атады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә XX-XXI йөзнең 57 телдә язучы 229 шагыйрен үз эченә алган «Россия халыкларының бүгенге заман әдәбияты антологиясе» «Ел китабы» дип билгеләнде.
Басманың җаваплы мөхәррире, язучы Максим Амелин сүзләренчә, әгәр төрле милләттәге, төрле һөнәр башкаручы йөзләгән кеше ил өчен мөһим булган идеяне гамәлгә ашыру хакына үзләренең рухи һәм интеллектуаль тырышлыгын берләштерә алган икән, бүгенге Россия җәмгыятендә әлеге зур эшне башкарырга вакыт җиткән дигән сүз.
«Әлеге антология Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» Китап фестивале кысаларында узган елның июнендә тәкъдим ителде. Ул федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелде һәм бу аңлашыла да, чөнки Россиянең күпмилләтле әдәбияты - безнең уртак казанышыбыз. Моннан тыш, узган елның декабрендә «Россия халыклары балалар әдәбияты антологиясе» дөнья күрде, тиздән Проза антологиясе басылып чыгачак. Әлеге проект яңа Россия тарихында әле беренче тапкыр гамәлгә ашырыла», - диде Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтай рәисе Йомабикә Ильясова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз