news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Мордовиядә сәнәгать җитештерүенең югары үсешен билгеләп үтте

Владимир Путин Мордовиядә сәнәгать җитештерүенең югары үсешен билгеләп үтте
Фото: Кремль матбугат хезмәте

Россия Президенты Владимир Путин Мордовия башлыгы Артем Здунов белән очрашуда республикада сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы үсешенең югары темпларын билгеләп үтте. Кремль сайтында шул хакта хәбәр ителә.

«Сәнәгать җитештерүе буенча узган ел илдә үсеш 3,5 процент тәшкил иткән, ә сездә ул – 8 процент, республика бу яктан аерылып тора, - диде дәүләт башлыгы. – Авыл хуҗалыгы буенча да сезнең нәтиҗәләр ил күләмендәгедән күпкә яхшырак».

Сәнәгать җитештерүе индексы хакында сөйләгәндә, Здунов республика хакимиятенең инвестицион стандартны нигез итеп алуын билгеләп үтте. Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы моның белән берничә ел шөгыльләнә.

«Без инвестиция стандартларын төгәл үтәдек һәм инвесторларның активлашуын сиздек. Ачыклыгыбыз күпкә артты, аңлау хисе барлыкка килде», - диде губернатор.

Ул 2024 елда күрсәткеч инде 112,5 процент тәшкил итүен әйтте һәм республика хакимияте «мондый динамик үсешне» саклап кына калмыйча, тагын да арттырырга тырышачак дип вәгъдә итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100