news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин Моношәһәрләргә ярдәм фондының үз эшен дәвам итәчәге турында сөйләде

Президент моношәһәрләрне үстерү программасын модернизацияләү өчен туктатуларын әйтте.

Владимир Путин Моношәһәрләргә ярдәм фондының үз эшен дәвам итәчәге турында сөйләде
kremlin.ru

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Моношәһәрләргә ярдәм фонды үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин Чаллыдагы «КАМАЗ» хезмәткәрләре белән аралашу вакытында сөйләде.

«Моношәһәрләргә ярдәм фонды эшләвен дәвам итә. Якындагы өч елда аңа 5,5 миллиард сум бүлеп биреләчәк», — дип яза РИА Новости дәүләт башлыгы сүзләренә сылтама белән.

Президент Моношәһәрләрне үстерү программасын «яңарту» өчен туктатуларын һәм «нәтиҗәлерәк» ителәчәген әйтте.

«… киләсе елның беренче кварталында ул программа эшләвен дәвам итәчәк», — диде Владимир Путин.

Элегрәк Россия вице-премьеры Виталий Мутко Моношәһәрләрне үстерү фондына моношәһәрләрне үстерүнең яңа программасын эшләргә кушты. Ул дәүләт ярдәме инструментларын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Ел ахырына кадәр программаны Россия Хөкүмәтенә карарга тапшырырга кирәк.



news_right_1
news_right_2
news_bot