news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

“Әлеге бәйрәм Россия тарихының иң якты һәм героик сәхифәләренең берсен искә төшерә”, – диелә котлауда

(Казан, 3 ноябрь, “Татар–информ”). Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм.
Әлеге бәйрәм Россия тарихының иң якты һәм героик сәхифәләренең берсен искә төшерә. Ул үзләренең бердәмлеге белән Ватан бәйсезлеген һәм бөтенлеген яклаган ата–бабаларыбызның батырлыгы белән бәйле. Халкыбызны бүген дә рухи уртаклык, үз илең белән горурлану хисе, аның чәчәк атуы өчен мөмкин булганның барысын да эшләү омтылышы берләштерә.
Сезгә уңышлар, уй–хыялларыгызның тормышка ашуын, ныклы сәламәтлек теләп калам”, – диелә В.Путинның котлавында.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100