news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген, 4 ноябрьдә, Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Минин һәм Пожарский һәйкәленә чәчәкләр салды.

Тантанада дини, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Бүген Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уздырыла. Бу бәйрәмнең тарихы 1612 елга барып тоташа, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендә халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә. Быел бу бәйрәм 19 нчы мәртәбә уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100