news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин минималь хезмәт хакын арттыру турындагы канун проектын әзерләргә боерды

Әлеге эш 10 октябрьгә кадәр башкарылырга тиеш.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә 10 октябрьгә кадәр Дәүләт Думасына минималь хезмәт хакын эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр күтәрү турындагы канун проектын кертергә боерды.

Тиешле документ Кремль сайтында урнаштырылган, дип яза “Известия”.

Минималь хезмәт хакын күтәрү, Президент күрсәтмәсе буенча, ике этапта узарга тиеш: 2018 елның 1 гыйнварыннан – 85 процентка кадәр һәм 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап – яшәү минимумының 100 процентына кадәр.

Йөкләмәнең үтәлеше өчен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җаваплы итеп билгеләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot