news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Мин күптән инде беркемне дә күзәтмим

Россия Президенты йомгаклау матбугат конференциясендә берничә шәхси сорауга җавап бирде.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Россия Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә радиожурналистның берничә шәхси соравына җавап бирде. Шулай итеп, ул үзенең ялын ничек үткәрүе, спорт белән шөгыльләнүе һәм блогерларны күзәтеп барамы икәнлеге турында сөйләде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, пандемия чорында ул эмоцияләр кытлыгын да, аралашуда кыенлыкларын да кичерми, ә өч метрлы дистанция аңа кул астындагылар белән аралашырга комачауламый.

«Менә хәзер без сезнең белән ерак арада торабыз һәм бер-беребез белән иркен сөйләшәбез, — дип мөрәҗәгать итте ул журналистларга. — Ә хезмәттәшем янәшәдә утырганда, аерма бөтенләй сизелми диярлек. Заманча элемтә чаралары булуы әйбәт. Эш тиешенчә җайга салынган».

Владимир Путин шулай ук аңа, гадәти кешенеке кебек үк, якын кешеләр белән аралашу җитми, диде. «Якыннар, дуслар белән очрашу, янәшәдә утырып сөйләшү — бу, әлбәттә, башка кешегә җитмәгән кебек, миңа да җитми», — диде Россия дәүләте башлыгы.

Популяр блогерларның иҗатын күзәтәсезме, дигән сорауга Путин шаярту катыш болай дип җавап бирде: «Мин күптән беркем артыннан да күзәтмим, Федераль иминлек хезмәте директоры булудан туктаганнан бирле», — диде.

Спортка килгәндә, Путин моны үз бурычы дип саный, чөнки ул формада булырга тиеш. «Югыйсә, мин эшләгән графикта Россия халкы йөкләмәләрен үтәү авыр булачак», — диде Президент йомгаклау матбугат конференциясе ахырында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100