news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Владимир Путин: "Мин, дөресен генә әйткәндә, хезмәт хакымны белмим"

Россия Президенты үзенең якын-тирәсендә түрәләр юк дип саный

(Казань, 18 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Мәскәүдә узган киңәйтелгән матбугат конференциясендә Владимир Путин журналистларга үзенең хезмәт хакы күләмен белмәгәнен әйтте. Шул ук вакытта Россиянең зур компанияләре хезмәткәрләренең бик күп акча алуы аңа мәгълүм.

"Мин, дөресен әйткәндә, хезмәт хакымны белмим. Китерәләр, мин аларны счетка җибәрәм. Безнең эре компания хезмәткәрләренең бик күп акча алуын беләм. Әмма без аларның эш хакы дәрәҗәсен илдәге уртача хезмәт хакы белән түгел, ә дөньядагы шундый ук корпорацияләрдә эшләүче хезмәттәшләре күпме алу белән чагыштырырга тиешбез", - диде ул.

"Әлбәттә, социаль гаделлек элементларын үтәргә кирәк. Ә алар ничек чагылыш таба соң? Менә, әйтик, "алтын парашют"ларда. Әлеге "парашют"ларны, башка илләрдәге кебек, чистартырга кирәк", - дип ассызыклады ул.

Россия Президенты үзенең якын-тирәсендә түрәләр юк дип саный.  "Беркайчан булмас та дип өметләнәм. Алар бар да - хезмәттәшләр. Мин беркем белән дә якынаймыйм һәм җыенмыйм да. Мин бөтенесе белән билгеле ара сакларга, әмма кешеләр алдында торган җаваплылыкны аңлап, яхшы карашта булырга тырышам", - дип ышандырды ул.

"Кемнең дә булса гамәлләрендә арттырып җибәрү бармы дип сорыйсызмы?Бардыр,  мөгаен. Бу һәрчак һәм һәркайда була. Моны игътибар белән күзәтергә кирәк. Һәркем үз карашын җиткерергә хокуклы, әмма гамәлдәге законнар кысаларында гына", - дип йомгаклады сүзен Путин.              

news_right_1
news_right_2
news_bot