Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Владимир Путин: Милли байлык фонды бер ел эчендә ике тапкыр диярлек артты
Милли байлык фонды акчаларының 20 проценты — икътисадта, аларның 8 проценты зур инфраструктура проектларына сарыф ителгән.
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиянең Милли байлык фонды бер ел эчендә ике тапкыр диярлек арткан. РФ Президенты Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Милли байлык фондына килгәндә, ул быел, дөрестән дә, ике тапкыр диярлек артты. Бу – бик яхшы күрсәткеч», - диде дәүләт башлыгы.
Путин искәртеп үткәнчә, Милли байлык фонды акчаларының 20 проценты — икътисадта, шул исәптән 8 проценты зур инфраструктура проектларына сарыф ителгән. Мисал өчен, Россия тимер юллары өчен күчмә состав сатып алынган.
Мәскәүдә Владимир Путинның унбишенче матбугат конференциясе уза. Быел чарада 1895 журналист катнашырга теләк белдерде. Бу – рекордлы күрсәткеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз